Эчтәлеккә күчү

Каспий диңгезе

Мегавики проектыннан
ДДӨБ-28 м
Мәйдан371 000 км²
Күләм78 200 км³
Яр буе сызыгы озынлыгы7000 км
Иң зур тирәнлек1025 м
Уртача тирәнлек208 м
Тозлылыкменее 13 ‰
Суҗыяр мәйданы3 626 000 км²

Хәзәр диңгезе[1][2] яки Каспий диңгезе (рус. Каспийское море, каз. Kaspıı tengizi, Каспий теңізі, төрекм. Hazar deňzi, фар.  دریای خزر — Daryâ-ye Xazar, азәри. Xəzər dənizi) — Җир шарындагы иң зур күл. Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.

Атама

Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган:

  • Гиркан диңгезе;
  • Хвалынское море яки Хвалисское море — Харәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы;
  • Табасаран диңгезе
  • Хәзәр диңгезе — гарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи);
  • Абескун диңгезе;
  • Сарай диңгезе;
  • Дәрбәнт диңгезе;
  • Сихай

һ.б. атамалар.

Географик мәгълүмат

Каспий диңгезе Азия белән Европа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.

Каспий диңгезенең ярлары

Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.

Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.

Ярымутраулар

Каспий диңгезенең Иран ярындагы көймәләр

Каспий диңгезенең эре ярымутраулары:

Утраулар

Стенька Разин Каспий диңгезе (Василий Суриков)

Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре:

Коючы елгалар

Идель дельтасы. Космостан күренеш

Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Күрә (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.

Карабугаз-Күл

Карабугаз-Күл култыгы 1995 елның сентябрь аенда

Карабугаз-Күл (төрекм. Garabogazköl) — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.

Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр

Файл:Caspian sea.png
Каспий диңгезе тирәсендәге дәүләтләр

Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа:

Экологик проблемалар

Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.

Чыганак

  1. ↑ Значение геогр., истор. Каспийское море https://ru.wiktionary.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%B7%D3%99%D1%80_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7%D0%B5
  2. ↑ Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе. сущ. Каспийское море. http://garap-farsy.narod.ru/khaa.htm