Һиллари Клинтон
Хи́ллари Ди́ан Ро́дэм Кли́нтон (ингл. Hillary Diane Rodham Clinton; 1947 елның 26 октябрендә, Чикагода туды) – Америка сәясәтчесе, АКШ демократик фиркасе әгъзасы, 2009 елның 21 гыйнварыннан АКШ дәүләт секретаре вазифасын башкара. Ире – элекеге Америка президенты Билл Клинтон.
Тәрҗемәи хәле
Сәяси карьера
Казанга сәфәр
14 октябрь көнне, Россия сәфәре вакытында Һиллари Клинтон Казанга килде. Сәфәргә чыгар алдыннан дәүләт департаменты сүзчесе Ян Келли, Россияне яхшырак аңлар өчен, Мәскәүдән читкәрәк китеп карарга кирәк. Казан исә күпмилләтле Россияне чагылдырган иң кулай урын, дигән иде[5]. Казан һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Мәтшин каршыладылар.
Сәфәр барышында Һиллари Клинтон Кол Шәриф мәчетен, Благовещенский соборны карап чыкты, шулай ук Миңтимер Шәймиев белән сөйләште.
| «Мин Казан бик матур шәһәр дип ишеткән идем. Гомумән төрле илләргә сәфәргә баргач, мин башкала булмаган урыннарга барырга тырышам. Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә торуы кызыксындырды. Татарстанда мөселманнар күп, монда конфессияләр үзара тату яшиләр. Минем шуны үз күзләрем белән күрәсе килә. Аларның яшәү рәвешен аңларга телим». Һиллари Клинтон
|
Кызык фактлар
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Biographies of the Secretaries of State: Hillary Rodham Clinton (1947–) (ингл.) — Office of the Historian.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Biographical Directory of the United States Congress (ингл.) — GPO, 1903.
- ↑ http://bioguide.congress.gov/scripts/biodisplay.pl?index=C001041
- ↑ 4,0 4,1 CLINTON, Hillary Rodham, (1947 -) (ингл.) — GPO, 1903.
- ↑ Азатлык радиосы:“сүндереп-кабызу” дәвам итә
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2009 елның 25 март көнендә архивланган.
- Азатлык радиосы: Клинтонның Казанга сәфәре
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 26 октябрь көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- АКШ сәясәтчеләре
- АКШ адвокатлары
- АКШ язучылары
- Commons category link is on Wikidata using P373
- АКШ демократлары
- АКШның беренче ханымнары
- Барак Обама кабинеты
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- АКШ дәүләт сәркатипләре