Эчтәлеккә күчү

Франсуа Олланд

Мегавики проектыннан
Франсуа Олланд
фр. François Hollande
Исеме фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande
Тулы исеме François Gérard Georges Nicolas Hollande
Туган көне 12 август 1954(1954-08-12) (72 яшь)
Туган җире Руан, Франция
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Әтисе Жорж Олланд[d]
Әнисе Николь Трибер[d]
Тормыш иптәше Гайе, Жюли[d][3]
Балалары Жюльен Олланд[d], Флора Олланд[d], Тома Олланд[d] һәм Клеманс Олланд[d]
Бүләк һәм премияләре
Култамгасы Изображение автографа

Франсуа́ Жера́р Жорж Николя Олла́нд (фр. François Gérard Georges Nicolas Hollande) — Франция сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Франциянең 24 нче президенты. Франция социалистик фиркасенең беренче сәркатибе (1997-2008), Франция Милли җыены депутаты (1988-1993; 1997 елдан), Тюль шәһәренең мэры (2001-2008).

2012 елгы Франция президентын сайлауларында Социалистик фиркадән катнашучы. Николя Саркозиның төп көндәше. Беренче турда ул 28,63 % тавыш җыеп (беренче урын), икенче турга уза[6]. Икенче турда Франсуа Олланд бирелгән тавышларның 51,7 % җыеп, җиңү яулый[7]. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[8] 2017 елның апрель ае азагында соңыннан җиңеп чыккан Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[9]

Тәрҗемәи хәле

Руан шәһәрендә табиб һәм социаль хезмәткәр гаиләсендә туа. Сәясәт тикшеренүләр институтында (Sciences Po), HEC Paris бизнес-мәктәбендә һәм ENA Милли Идарә мәктәбендә белем ала.

1980 елларда актив сәясәт белән шөгыльләнә башлый. 1984 ел елдан Хисап палатасы киңәшчесе. 1988-1993 елларда һәм 1997 елдан Франция Милли җыенында эшли. 1997-2008 елларда Франция социалистик фиркасендә баш сәркатиб вазифасын башкара. Фирка эчендә Европа берлеге конституциясен кабул итү мәсьәләсен кузгата. 2001-2008 елларда Тюль шәһәрен җитәкли.

2012 елда Франсуа Олланд Франция президент сайлауларында икенче турда җиңү яулый. 15 майдан ул үз вазифаларына керешә. 2016 елның 1 декабрь көнендә икенче тапкыр президент булу өчен сайлауга катнашмаячагын белдерә,[8] 2017 елның апрель ае азагында Эммануэль Макрон кандидатурасын яклаганын белдерә.[9] 2017 елның 14 май көнендә вазифаларын Эммануэль Макронга тапшыра.

Искәрмәләр

Сылтамалар