Эчтәлеккә күчү

Филипин

Мегавики проектыннан
Филиппин
Байрак
Илтамга
Шигарь It's more fun in the Philippines Edit this on Wikidata
Башкала Манила
Халык саны 109 035 343 (Җанисәп, 1 май 2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1565, 4 июль 1901, 15 ноябрь 1935, 4 июль 1946 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Филиппин стандарт вакыты
Рәсми тел филипин теле, инглиз теле
География
Мәйдан 343,448 км²
Координатлар 12°N 123°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Фердинанд Маркос-младший
Хөкүмәт башлыгы Фердинанд Маркос-младший
Икътисад
Акча берәмлеге Филипин писысы
Эшсезлек дәрәҗәсе 7.1% (2014)[1]
КПҮИ 0.699 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Телефон коды +63
ISO 3166-1 коды PH
ХОК коды PHI
Интернет домены .ph


Филипин Җөмһүрияте (тагал. Republika ng Pilipinas), яки Филипин (Pilipinas) — Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Тын океанда урнашкан күп утраулардан тора.

Манила шәһәре

Тарих

Филипин утраулары. Магелланның үлеме

1521 елның язында Магеллан соңрак Филипин дип аталган утрауларга барып җитә. Магеллан ике идарәче арасында туган җирле конфликтта берсенең ягына күчә һәм 27 апрельдә сугышта һәлак була. Испания короле хакимияте астына күчкән Себу утравының раджасы, Магелланның үлеменнән файдаланып, испаннарны мәҗлескә чакыра һәм берничә дистә кешене үтертә. Берничә айдан кораблар Молук утрауларына барып җитәләр.

«Виктория караккасының бүгенге копиясе»

Экспедициянең бүленүе. Кире кайту

Молук утрауларында тәмләткечләр сатып алына. Анда булганда испаннар Португалия короленең Магелланны качкын буларак игълан итүе турында ишетәләр. Шуңа күрә аның кораблары әсирлеккә алынырга тиеш була. «Консепсьон» ташланып ут төртелгән була. Бары тик ике кораб калган була. «Тринидад» көнчыгышка, испаннарның Панамадагы биләмәләренә юнәлә, ләкин каршы җил чыгып, алар кире кайтырга мәҗбүр булалар һәм португалларга әсирлеккә төшәләр. Испаннарның күпчелеге Һиндстанда сөргенлектә үлеп бетә. Хуан Себастьян Элькано җитәкчелегендәге «Виктория» корабы көнбатышка юл тота. Африканы көньяктан урап узып, 18 кеше өйләренә әйләнеп кайта.

Дин

Филипинда дин Испания империясенең  [ингл.] көчле йогынтысында урнашкан. Ил испан короле (Филипп II  [ингл.]) исемен йөртә, ил халкының якынча 81 % ы - Рим католик чиркәве христианнары. Калган 11 % диндарлар — башка христиан конфессияләре вәкилләре, 8 % — илнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче мөселманнар[3]. Һинд дине тарафдарлары бар.

Искәрмәләр

  1. ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
  3. ↑ Philippines Religion, Economy and Politics [ингл.]

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз