Фарсы теле
Күренеш
| фарсы теле | |
|---|---|
| Үзисем: |
فارسی fârsi / پارسی pârsi |
| Илләр: | Иран, Әфганстан, Таҗикстан, Пакьстан |
| Күзәтүдә тора: | Фарсы теле һәм әдәбияте академиясе[d], Q1140984? һәм Ә. Рудаки исемендәге тел һәм әдәбият институты |
| Сөйләшүчеләр саны: | 61 млн — туган тел буларак (шулай ук таҗик һәм дари телләрендә); 62 млн — икенче тел буларак |
| Дәрәҗә: | 12 |
| Халәт: | куркынычсызлыкта[d] |
| Классификация | |
| Төркем: | новоперсидский язык[d] |
| Язу: | фарсы язуы[d] һәм гарәп язуы[d] |
| Тел кодлары | |
| ГОСТ 7.75–97: | пер 535 |
| ISO 639-1: | fa |
| ISO 639-2: | per һәм fas |
| ISO 639-3: | fas |

Фарсы теле (زبان فارسی — zabân-e fârsi) — иран телләре арасында иң таралганы, Иранның рәсми теле. Фарсы теленең вариантлары шулай ук Әфганстанда (дари́ яки фарси́-кабули́) һәм Таҗикстанда (таҗик теле) дәүләт теле булып тора. Шулай ук Үзбәкстанда һәм Пакьстанда таралган. Фарсы телендә сөйләшүчеләрнең җәмгыятьләр шулай ук Фарсы култыгы илләрендә (Бәһрәйн, Гыйрак, Оман, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) дә яшиләр. Фарсы теле күрше төбәкләрдә һәм аннан да ары башка Иран телләрен, төрки телләрне, әрмән телен, гөрҗи телен һәм Һинд-Арий телләрен кертеп телләргә йогынты ясаган. Иранда, Әфганстанда өстәмә хәрефләр кушып гарәп әлифбасы, ә Таҗикстанда кириллица кулланыла. Фарсы телендә изафә күренеше (сүзләрнең ярдәмчел аваз кулланып кушылуы) бар.
Әдәбият
- Зайнуллин, Джамиль Габдулхакович. Словарь арабо-персидских заимствований. — Казань: Магариф, 1994. —143 с. ISBN 5-7761-0243-X