Фәһимә Хисамова
| Фәһимә Хисамова | |
|---|---|
| Фәһимә Хисамова Фәһимә Хисамова | |
| Тулы исеме | Фәһимә Миргали кызы Хисамова |
| Туган көне | 1 декабрь 1936 (89 яшь) |
| Туган җире | ССРБ, РСФСР, ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле |
| Эшчәнлеге | тел галиме, профессор |
| Милләт | татар |
Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле — 2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).
Тәрҗемәи хәле
Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).
1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.
2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафат[1].
Хезмәт юлы
- 1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире.
- Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган укытучысы.
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.[2]
Гаиләсе
Ире Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022). Балалары: Айваз ― эшмәкәр; игезәкләр Айдар (1962―2019), Нияз ― рәссамнар.[3]
Сылтамалар
- Хисамова Фагима Миргалиевна(үле сылтама) [рус.]
- Хисамова Фагима Миргалиевна [рус.]
- Профессор хыялы: дәүләтчелек, университет
- Фәһимә Хисамова: “Хәзер телне өйрәнүдә функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле” 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкяре(үле сылтама)
Әсәрләре
- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкәре(үле сылтама)
- ↑ Тел галимәсе Фәһимә Хисамова вафат. Азатлык радиосы, 17.09.2018
- ↑ Ютазы рәсми сайтының «Районның шәрәфле ватандашлары» бүлегендә, archived from the original on 2015-06-11, retrieved 2015-04-21
- ↑ Гөлүсә Закирова. «Тәрбия дип, мөгез чыгармагыз!» «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, ноябрь, 18-19нчы бит.
- 1 декабрь көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ютазы районында туганнар
- Татар галимнәре
- Тел галимнәре
- Татар тел белгечләре
- Татарстанның атказанган укытучылары
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Профессорлар
- Татар профессорлары
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары
- Филология фәннәре докторлары
- Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр