Эчтәлеккә күчү

Дирак тигезләмәсе

Мегавики проектыннан
Перейти к шаблону «Квант механикасы»  Квант механикасы
Δx⋅Δpx⩾ℏ2
Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Дирак тигезләмәсе — электрон һәм бүтән фермион кырлары өчен релятивистик-инвариант хәрәкәт тигезләмәсе. Кырның квант теориясенең төп тигезләмәсе, квант физикасының нигезе булып санала.

Квант механикасында Шрөдингер тигезләмәсенең спинлы һәм релятивистик гомумиләштерүе.

Квант механикасында

Тасвир

Дирак тигезләмәсе болай күренә:

(mc2α0+c∑j=13αjpj)ψ(𝐱,t)=iℏ∂ψ∂t(𝐱,t)

биредә

α0,α1,α2,α3  — биспинор фәзасы өстеннән сызыкча операторлар, алар дулкынча функциягә тәэсир итәләр (Паули матрицалары). Әлеге операторлар антикомммуталаша:

αiαj=−αjαi , биредә i≠j һәм i,j  0 - 3,
αi2=1 i  0 - 3 өчен.

Әлеге операторлар 4×4 зурлыгы матрицалары булып тора, алар Дирак матрицалары дип атала.

Реятивистик ковариант күренеше

Ирекле кисәкчек өчен Дирак тигезләмәсенең ковариант формасы болай күренә:

(iℏc∑μ=03γμ∂μ−mc2)ψ=0,

яки Эйнштейн килешүе кулланып болай бирелә:

(iℏcγμ∂μ−mc2)ψ=0.

Әлеге тигезләмәне чыгару:

Импульс операторы

𝐩ψ(𝐱,t)=−iℏ∇ψ(𝐱,t).

Дирак тигезләмәсен α0 га тапкырлап ( α0²=I) чыгарабыз:

[iℏc(α0∂c∂t+∑j=13α0αj∂∂xj)−mc2]ψ=0.

шуннан Дирак матрицалары билгеләнә:

γ0 =def α0,γj =def α0αj.
γ0=(11−1−1),γ1=(11−1−1),γ2=(−iii−i),γ3=(1−1−11).

Аларның үзлекләре:

{γμ,γν}=2ημν⋅I,μ,ν=0,1,2,3

Әлеге нисбәтләр Дирак алгебрасы дип атала..

Дирак тигезләмәсен 4-вектор x = (ct,x) ярдәмендә язап була:

(iℏc∑μ=03γμ∂μ−mc2)ψ=0.

Әлеге тигезләмәне шулай ук Тәэсирнең экстремумы ярдәмендә чыгарып була:

𝒮=∫ψ¯(iℏc∑μγμ∂μ−mc2)ψd4x

биредә

ψ¯ =def ψ†γ0

- Дирак иярешле матрицасы дип атала. Ул кырның квант теориясендә киң кулланыла.

Әлеге формада өлешчә чыгарылманы киңәйтеп электромагнит тәэсир итешүе өстәлә:

∂μ→Dμ=∂μ−ieAμ.

Дирак тигезләмәсен чыгару

Дирак тигезләмәсе — Шрөдингер тигезләмәсенең гомумиләштерүе:

H|ψ(t)⟩=iℏddt|ψ(t)⟩.

яки

Hψ(𝐱,t)=iℏ∂ψ(𝐱,t)∂t,

биредә гамильтониан H дулкынча функциягә тәэсир итә.

Релятивистик булмаган ирекле электрон өчен гамильтониан классик механикада кебек кинетик энергия белән билгеләнә:

H=∑j=13pj22m,

биредә pj — импульс проекцияләре операторлары, һәр оператор фәзадан чыгарылма кебек тәэсир итә:

pjψ(𝐱,t) =def −iℏ∂ψ(𝐱,t)∂xj.

Ләкин релятивистик кисәкчек өчен гамильтониан башкача тасвирлана. Релятивистик нисбәт буенча системаның гомуми энергиясе болай тасвирлана (Махсус чагыштырмалылык теориясе):

E=(mc2)2+∑j=13(pjc)2.

Шуннан:

(mc2)2+∑j=13(pjc)2 ψ=iℏdψdt.

Ләкин әлеге тигезләмә дә кайбер фундаменталь релятивистик мәскәкләргә туры килми: анда Лоренц ковариантлыгы юк - ягъни вакыт һәм фәза бу тигезләмәдә "тиң хокуклы" булмый, ә шушы мәсләк - Махсус чагыштырмалылык теориясенең нигезе булып тора.

Әгәр тигезләмәнең уң өлешендә вакыттан беренче чыгарылма бар икән, димәк сул өлешендә фәза координатларыннан тик беренче чыгарылма (импульс беренче дәрәҗәдә) булырга тиеш. Дирак шуны исәпкә алып, беренче чырарылмалар алдыннан махсус даими коэффицинтлар кертеп, тигезләмәне чыгарган:

iℏdψdt=[c∑i=13αipi+α0mc2]ψ

— ирекле кисәкчек өчен Дирак тигезләмәсе.

Дирак тәкъдиме буенча:

(mc2)2+∑j=13(pjc)2

ягъни

(mc2α0+c∑j=13αjpj)2=(mc2)2+∑j=13(pjc)2.

Шуннан:

αiαj+αjαi=0, барлык i,j=0,1,2,3(i≠j),
αi2=1, барлык i=0,1,2,3. 

бергә язап:

αiαj+αjαi=2δij  для  i,j=0,1,2,3,

антикоммутатор ярдәмендә болай языла:

{αi,αj}=2δij  для  i,j=0,1,2,3.

биредә {,} — антикоммутатор

Дулкынча функцияләр дүрт компонентлы булып чыга.

α —сызыкча операторлар яки матрицалар.

α0=[I00−I]αj=[0σjσj0]

биредә 0 и I — 2×2 нульле һәм берәмлекле матрицалар

Гамильтониан тигезләмәдә:

H=mc2α0+c∑j=13αjpj

Дирак гамильтонианы дип атала.

Тигезләмәнең чишелеше

Дулкынча функция ψ 4-компонент объекты була, ул ике ирек дәрәҗәсеннән тора, беренчесе уңай энергиягә, икенчесе тискәре энергиягә (антикисәкчек) туры килә, һәрберсе ике ирек дәрәҗәсеннән тора - спин өскә һәм спин аска халәтенә туры килә.

Дулкынча функция болай языла:

ψ(𝐱,t) =def [ψ1(𝐱,t)ψ2(𝐱,t)ψ3(𝐱,t)ψ4(𝐱,t)].

Дирак иярешле функциясе::

ψ¯ =defψ¯(𝐱,t) =def ψ†α0,

биредә

ψ†=[ψ1*(𝐱,t)ψ2*(𝐱,t)ψ3*(𝐱,t)ψ4*(𝐱,t)]

Үзлекләр:

ψ¯ψ=ψ¯(𝐱,t)ψ(𝐱,t)=∑a,b=14ψa*(𝐱,t)(α0)abψb(𝐱,t).

Ихтималлык саклана:

∫ψ¯ψd3x=1.

Ихтималлык агымы:

∂∂tψ¯ψ(𝐱,t)=−∇⋅𝐉.

Ихтималлык агымы J:

Jj=cψ¯αjψ.

eJ - электр агымы тыгызлыгы

Дирак тигезләмәсен чишү өчен спинор χ кулланыла:

χ(1)=[10],χ(2)=[01],

биредә χ(1) спин өскә халәтенә туры килә,

  • χ(2) спин аска халәтенә туры килә.

Антикисәкчекләр өчен:

χ*(1)=[01],χ*(2)=[10].

Паули матрицалары:

σ1=(0110),σ2=(0−ii0),σ3=(100−1).

Кисәкчекләр өчен

Ирекле кисәкчекләр өчен Дирак тигезләмәсенең чишелеше болай языла:

ψ=u(𝐩)eip⋅x
биредә
𝐩 — 3-үлчәмле вектор,
p һәм x — 4-вектор.

Биспинор u моментка һәм спинга бәйле,

u(s)(𝐩)=E+m[χ(s)σ⋅𝐩E+mχ(s)]

Антикисәкчекләр өчен

ψ=v(𝐩)eip⋅x

һәм

v(s)(𝐩)=|E|+m[−σ⋅𝐩|E|+mχ*(s)χ*(s)]

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • Бьёркен Дж. Д., Дрелл С. Д. Релятивистская квантовая теория. — М.: Наука, 1978. — Т. 1. — 296 с.
  • Дайсон Ф. Релятивистская квантовая механика. — Ижевск: РХД, 2009. — 248 с.
  • Дирак П. А. М. Принципы квантовой механики. — М.: Наука, 1979. — 440 с.
  • Дирак П. А. М. Релятивистское волновое уравнение электрона (рус.) // Успехи физических наук. — 1979. — Т. 129, вып. 4. — С. 681-691.
  • Зи Э. Квантовая теория поля в двух словах. — Ижевск: РХД, 2009. — 632 с.
  • Пескин М., Шрёдер Д. Введение в квантовую теорию поля. — Ижевск: РХД, 2001. — 784 с.
  • Шифф Л. Квантовая механика. — М.: ИЛ, 1959. — 476 с.

Shankar R. Principles of Quantum Mechanics. — Plenum, 1994.

  • Thaller B. The Dirac Equation. — Springer, 1992.