Джордж Вашингтон
| Джордж Вашингтон | |
|---|---|
| ингл. George Washington | |
| | |
| Тулы исеме | George Washington |
| Туган көне | 22 февраль 1732 |
| Туган җире | Бриджс-Крик, Виргиния |
| Вафат көне | 14 декабрь 1799[1][2][…] (67 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче |
| Әтисе | Огастин Вашингтон[d][6] |
| Әнисе | Мэри Бол Вашингтон[d][7] |
| Тормыш иптәше | Марта Вашингтон[d][3] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
| Милләт | америкалы |
Джордж Ва́шингтон (ингл. George Washington; 22 февраль 1732, Бриджс-Крик, Виргиния — 14 декабрь 1799, Маунт-Вернон, Виргиния) — Америка дәүләт эшлеклесе, АКШ-ның беренче президенты, Континенталь гәскәр башидарәчесе, АКШ азатлыгы өчен сугышта катнашучы, АКШ президентлык институтын төзүче.
Тәрҗемәи хәле
Джордж Вашингтон 1732 елның февралендә дөньяга килгән.
12 яшеннән җир үлчәүче булып эшли башлый. Хәрби хезмәт үтә.
Америка колонияләрен азат итү өчен Бөекбританиягә каршы оешкан континенталь армия белән җитәкчелек итә.
Американың беренче Президенты була, икенче срокка да сайлана.
1775 елда Континенталь конгресс Вашингтонны Америка революцион гаскәре башлыгы итеп билгели. Бостонны камаудан алып 1781 елда британ гаскәре Йоклауда җиңелүенә кадәр ул Континенталь гаскәр башында тора. 1783 елда, сугыш тәмамланып, Париж килешүе Кушма Штатларның үзаллылыгын таныгач, Вашингтон шәхси тормышына әйләнеп кайта һәм үзенең Маунт-Веронадагы өязендә яши башлый.
1787 елда Филадельфиядә үтә торган Конституцион җыелышта Кушма Штатлар Конституциясен төзүдә катнаша. 1789 елдан ул Кушма Штатларның президенты вазифасын били. Ул Британия һәм Франция арасында барган сугыш аркасында җәпләкәле дөньяда авырлыкларга каршы тора алырлык көчлә дәүләт булдырырга тырыша. 1793 елда нейтральлек игълан итүе чит ил бәрелешләренә җәлеп ителмәскә мөмкинлек бирә. 1795 елда Британия белән Джей килешүе дип исемләнгән килешү төзелүе ике ил арасында сәүдә үсешүенә булышлык итә. Рәсми рәвештә бер фиркагә дә кермәсә дә, Вашингтон федералистлар фиркасе тәкъдим иткән программаларны яклап чыга. Шулай, бу фирка кушуы белән милли банк булдырыла, салып системасы яйга салына һәм башка финанс мәсьәләләр хәл ителә. Вашингтонның саубуллашу мөрәҗәгате Американың киләсе сәясәтенә зур йогынты ясый.
Өченче тапкыр сайланудан баш тарта [8].
1799 елда үзенең биләмәләрен карап йөргәндә, карлы яңгыр астында калып, суык тидерә һәм озак та тормый, шул өзлегүдән вафат була. Аны җирләгән вакытта генерал Генри Микән телмәрендә әйтеп үтелүенчә, Вашингтон «сугыш вакынтында — тәүгеләрдән, тынычлык вакытында — тәүгеләрдән һәм якташларының йөрәгендә — тәүгеләрдән».
Джордж Вашингтон күренекле хәрби җитәкче һәм сәясәтче булу белән бергә, илдә аның кешелек сыйфатлары турында да бик күп тарихлар яши. Шуларның берсендә аның бала чагындагы чия тарихы телгә алына. Аңа караганда, әтисе Джорджка уенчык балта бүләк итә. Малай аның белән әтисенең яраткан чия агачын кисә. Атасы, ачуланып, гаеплене эзли башлагач, малай: «Мин алдаша белмим, агачны мин кистем», — дип җавап бирә. Бу аның туры сүзле, намуслы булуы турында сөйли[8].
Чыганаклар
- 20.02: Өченче сроктан баш тарткан 2016 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- ↑ https://d-nb.info/gnd/11876439X/about/lds (ингл.) / German National Library
- ↑ George Washington // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ (not translated to en) George Washington // The Peerage (ингл.)
- ↑ McDonald F. Washington, George (1732-1799), first president of the United States (ингл.) // American National Biography Online / (not translated to en) — New York City: Oxford University Press, 2017. — ISSN 1470-6229 — doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.0200332
- ↑ http://www.timelines.ws/subjects/Wine.HTML
- ↑ Kindred Britain
- ↑ Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Record #11876439X // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 8,0 8,1 Кызыл тан, archived from the original on 2016-04-23, retrieved 2016-02-20
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 22 февраль көнне туганнар
- 1732 елда туганнар
- 14 декабрь көнне вафат булганнар
- 1799 елда вафат булганнар
- АКШта вафатлар
- Конгрессның Алтын Медале белән бүләкләнгәннәр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- АКШ сәясәтчеләре
- АКШ язучылары
- АКШ президентлары
- XVIII гасыр тарихы