Эчтәлеккә күчү

Браһмапутра

Мегавики проектыннан
Браһмапутра
кит. 雅鲁藏布江, bo ཡར་ཀླུང་གཙང་པོ།, хинди ब्रम्हपुत्र, ассам. ব্ৰহ্মপুত্ৰ, бенг. ব্রহ্মপুত্র, ингл. Brahmaputra
Тавсирлама
Озынлык 2896 км
Бассейн 651 334 км²
Су агымы
Су башы слияние рек: Җаңци и [[|Чема-Юндуң]]
 • Географик координаталар 30°21′26″ с. ш. 82°47′30″ в. д.GЯO
Тамак Җамуна
 • Урнашкан Бһайраббазар тирәсендә
 • Географик координаталар 24°02′13″ с. ш. 90°58′47″ в. д.GЯO
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Браһмапутра (кыт. 雅鲁藏布江, тиб. ཡར་ཀླུང་གཙང་པོ།, һинди ब्रम्हपुत्र, асс. ব্ৰহ্মপুত্ৰ, бенг. ব্রহ্মপুত্র, ингл. Brahmaputra) — Көньяк Азиядә, Кытай (Тибетта Саңпо дип атала), Һиндстан һәм Баңладештагы елга. Озынлыгы 2900 км, бассейнының мәйданы 935 мең км².

Тибет таулыгының көньяк-көнчыгышында, 4800 метрга якын биеклектә Ладакһ тезмәсендәге бозлыклардан башлана. Ганг елгасына кушылып, зур (мәйд. 80 мең км²) дельтаны хасил итә. Кар һәм яңгыр сулары белән туена. Җәен мәүсим яңгырлары һәм Һималайларда эрегән кар сулары исәбенә тулып агып, түбән агмында су биеклеге 10–12 метрга күтәрелә. Кышын су биеклеге кими. Уртача еллык су чыгымы 12 мең м³/сек (җәен 15 мең м³/сек., кышын 4 мең м³/сек). Елга зур һидорэнергетик ресурсларына ия. Тамагыннан Дибругарһ шәһәренә кадәр (1290 км) көймәләр йөрешле. Сугаруда киң файдаланыла.

Браһмапутра ярларында Шигадзе (Кытай), Гуваһати (Һиндстан) һәм башка шәһәрләр урнашкан.
Түбән агымында бу елгага Һинд дине тарафдарлары табына. Һинд субкыйтгасының күпчелек исемнәре хатын-кыз исемнәре булса, бу елганың исеме ир-ат исеме, бу Санскрит телендә "Брахма улы" дигәнне аңлата.

Гәләрәй