Карачай-балкар теле
| Карачай-балкар теле | |
|---|---|
| Үзисем: | къарачай-малкъар тил, тау тил |
| Илләр: | Россия |
| Төбәкләр: | Карачай-Чиркәсия, Кабарда-Балкария |
| Рәсми халәт: | Карачай-Чиркәсия, Кабарда-Балкария |
| Сөйләшүчеләр саны: | ~400 000 |
| Халәт: | куркыныч астында[d][1] |
| Классификация | |
| Төркем: | |
| Язу: | кирилл язуы һәм латин язуы |
| Тел кодлары | |
| ГОСТ 7.75–97: | као 280 |
| ISO 639-1: | — |
| ISO 639-2: | krc |
| ISO 639-3: | krc |
Карачай-балкар теле (къарачай-малкъар тил, таўлу тил) — карачайлар һәм балкарларның теле. Төрки телләргә керә. Карачай-Чиркәсия һәм Кабарда-Балкариядә, Урта Азиядә, Төркиядә, Якын Көнчыгыш илләрендә таралган. Гомум сөйләшүчеләр саны якынча 400 мең кеше.
Әлифба
Гарәп әлифбасы
Латин әлифбасы
1924 елда карачай-балкар теле өчен латин әлифбасы кабул ителә:
| A a | B в | C c | Ç ç | D d | E e | F f | G g |
| Ƣ ƣ | I i | J j | K k | Q q | L l | M m | N n |
| Ꞩ ꞩ | O o | Ө ө | P p | R r | S s | Ş ş | T t |
| Ь ь | U u | V v | Y y | X x | Z z | Ƶ ƶ |
1926 елда әлифбага Ꞑꞑ, H h, W w хәрефләре өстәлә.
Кирилл әлифбасы
Карачай-балкар теле өчен кирилл әлифбасы 1924 елда төзелә, әмма ул кабул ителми:
Рәсми рәвештә кириллица 1936 елда генә кабул ителә һәм рус әлифбасы хәрефләреннән һәм Гъ гъ, Къ къ, Нг нг диграфлардан торган. 1961—1964 елларда икенче әлифба гамәлдә торган: диграфлар юкка чыгарылалар, Ғ ғ, Ө ө, Җ җ, Қ қ, Ң ң, Ў ў, Ү ү, Һ һ хәрефләре өстәләләр. Соңрак карачай-балкар әлифбасы үзгәртеп корыла һәм шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:
| А а | Б б | В в | Г г | Гъ гъ | Д д | Дж дж | Е е |
| Ё ё | Ж ж | З з | И и | Й й | К к | Къ къ | Л л |
| М м | Н н | Нг нг | О о | П п | Р р | С с | Т т |
| У у | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | ъ |
| Ы ы | ь | Э э | Ю ю | Я я |