Эчтәлеккә күчү

Авраам Линкольн

Мегавики проектыннан
Авраам Линкольн
ингл. Abraham Lincoln
Тулы исеме Abraham Lincoln
Туган көне 12 февраль 1809(1809-02-12)
Туган җире АКШ байрагы Гардин округы, Кентукки
Вафат көне 15 апрель 1865(1865-04-15)[1][2][…] (56 яшь)
Вафат булган җире
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче
Әтисе Томас Линкольн[d]
Әнисе Нэнси Хэнкс Линкольн[d]
Тормыш иптәше Мэри Тодд Линкольн[d][4]
Балалары Эдвард Бейкер Линкольн[d][4][6], Тед Линкольн[d][7][4][…], Роберт Тодд Линкольн[d][4][6] һәм Уильям Линкольн[d][4][6]
Култамгасы Изображение автографа

Авраа́м Ли́нкольн (ингл. Abraham Lincoln, 1809 елның 12 феврале — 1865 елның 15 апреле) — АКШ дәүләт эшлеклесе, АКШның 16 нчы президенты, республикан фиркасеннән беренче президент, Америка колларын азат итүче, АКШ халкының милли каһарманы.

Хәерче крестьяннар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләнең авыр хәле сәбәпле мәктәпкә бер ел гына йөри, ләкин укырга өйрәнә. Бәлигъ булгач, ул аерым тормышны башлый, имтиханнарны тапшырып, адвокат булырга рөхсәт ала. Иллинойста булган индеецлар инкыйлабы вакытында ополчениегә керә, монда ул капитан булып сайлана. Соңрак Иллинойсның канун чыгару органы, АКШ конгрессы әгъзасы була. 1858 елда АКШ сенатына кандидат була, ләкин сайлауларда оттыра.

Коллыкка каршы чыккан кеше буларак, ул Республикан фиркасенә нигез сала, шушы фирка исеменнән АКШ президентына кандидат була һәм 1860 елда сайлауларда җиңә. Ул сайланган көньяк штатлар илдән аерыла. Граждан сугышы башлана.

Линкольн сугыш вакытында җиңү яулый. Аның президент эшчәнлеге АКШта коллыкны бетерүгә китерә. Шулай ук ул Бөекбритания һәм башка илләрне интервенциядән тотып калды. 1865 елның 14 апрелендә театрда аны яралылар, киләсе көнне ул вафат була. АКШ тарихында ул беренче үтерелгән президент.

Кабул ителгән караш һәм социаль сораштырулар буенча, Авраам Линкольн элеккечә Американың иң яхшы һәм яраткан президент булып кала.

Сылтамалар