Александр Турчинов
| Александр Турчинов | |
|---|---|
| укр. Олександр Валентинович Турчинов | |
| | |
| Туган көне | 31 март 1964[1] (62 яшь) |
| Туган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | икътисадчы, инженер, сәясәтче, сценарий язучы, рухани |
| Тормыш иптәше | Анна Владимировна Турчинова[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
| Гыйльми дәрәҗәсе | икътисад фәннәре докторы[d] (1997) |
| Гыйльми исеме | профессор[d] һәм профессор |
Алекса́ндр Валенти́н улы Турчи́нов (укр. Олександр Валентинович Турчинов, 31 март 1964, Днепропетровск) — Украина сәсясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган (бөтен халык алдында сайланмаган).[2]
Тәрҗемәи хәле
Александр Турчинов 1964 елның 31 мартында Днепропетровскида туган.
1986 елда Днепропетровск металлургия институтын тәмамлаган. 1987—1989 елларда — райком сәркатибе, комсомолда пропаганда бүлеге мөдире. КПСС демократик платформасының эшен координацияләгән. 1990 елда "УНА-пресс АПН" информацион агентлыгының Украинадагы бүлегендә баш редактор, 1991 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәясәт һәм хокук институнтын оештырган һәм аның башында торган.
1992—1993 елларда — Днепропетровск өлкә администрациясендә икътисад комитеты җитәкчесе, 1993—1994 елларда — Украина премьер-министры Леонид Кучманың икътисади сораулар буенча киңәшчесе.
1999 елда Юлия Тимошенко белән берлектә «Батькивщина» берләшмәсен оештырган.
2004 елдан — Украина имнлек хезмәте башлыгы; 2005 елда, Юлия Тимошенко хөкүмәтенең отставкасы белән ризасызлык белдереп, үзе дә отставкага чыга. 2007 елның языннан — Украина милли иминлек советы сәркатибенең беренче урынбасары, шул ук елның декабрендә беренче вице-премьер урынына билгеләнә. 2010 елда Виктор Янукович тарафыннан хөкүмәт отставкага чыгарыла, Турчинов та үз постын югалткан.
2012 елда Югары Радага «Батькивщина» фиркасеннән сайлана.
2014 елның 23 февраленнән 7 июненә кадәр Югары Рада карары буенча Украина президенты вазифаларын башкарган.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Record #1022392859 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ http://www.president.gov.ua/news/30130.html
Тышкы сылтамалар
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 31 март көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Днепропетровск өлкәсендә туганнар
- Ярослав Мудрый ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча икътисадчылар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- ССРБ икътисадчылары
- ССРБ сәясәтчеләре
- Украина икътисадчылары
- Украина сәясәтчеләре