Эчтәлеккә күчү

Абхазия

Мегавики проектыннан

Калып:Дәүләт-2

Абхазия (Калып:Lang-ab [апсны́], Калып:Lang-ru, Калып:Lang-ka, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.

Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.

Абхазия

Абхазия үз почта маркаларын чыгара.

Абхазия картасы

Тарихи өлкәләре

7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.

География

Калып:Төп мәкалә

Урнашуы

Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.

Елгалары

Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.

Тарлавыклары

Халкы

Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.

Дин

1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.

Православие
Ислам

Калып:Төп мәкалә 2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[1].

Күренекле шәхесләр

Шулай ук карарга мөмкин

Искәрмәләр

Калып:Искәрмәләр

Чыганак

Калып:Кавказ Калып:Азия дәүләтләре