Эчтәлеккә күчү

Ихлас сүрәсе

Мегавики проектыннан
Ихлас сүрәсе
гарәп. الإخلاص‎
Кече рәсем төзү хатасы: Номер страницы вне диапазона
Издание или перевод Q31203735? һәм Q31204785?
Изображение
Названо в честь эчкерсезлек[d]
Язык произведения или названия гарәп теле
Логотип РУВИКИ.Медиа Ихлас сүрәсе РУВИКИ.Медиада

Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.

Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» – дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]

Сылтамалар

Сүрә

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
1. Куль һүәллаһу әхәд. - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ

2. Аллаһүс-самәд. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ

3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ

4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд. - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ

Тәрҗемә:

«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән... - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

  1. Әйт:«Ул – Аллаһ – берәү генә! - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
  2. Аллаһ – мәңге булучы. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
  3. Ул тудырмады да һәм тумады да, - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
  4. һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел». - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ

Искәрмәләр

  1. ↑ Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган

Әдәбият

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.