Эчтәлеккә күчү

Чарльз Дарвин

Мегавики проектыннан
Чарльз Дарвин
ингл. Charles Robert Darwin
Исеме ингл. Charles Robert Darwin
Тулы исеме Чарльз Ро́берт Да́рвин
Туган көне 12 февраль 1809(1809-02-12)
Туган җире Шрусбери шәһәре, Англия
Вафат көне 19 апрель 1882(1882-04-19)[1][2][…] (73 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге Биология, Геология белгече, галим
Әтисе Роберт Уоринг Дарвин[d][5][3]
Әнисе Susannah Darwin[d][5][3]
Тормыш иптәше Эмма Дарвин[d][3]
Балалары Anne Darwin[d][3], Дарвин, Фрэнсис[d][3], William Erasmus Darwin[d][3], Личфилд, Генриетта[d][3], Дарвин, Джордж Говард[d][3], Дарвин, Леонард[d][3], Дарвин, Гораций[d][3], Charles Waring Darwin[d][3], Elizabeth Darwin[d][3] һәм Mary Eleanor Darwin[d][3]
Бүләк һәм премияләре
Култамгасы Изображение автографа
Гыйльми дәрәҗәсе сәнгать бакалавры[d] (1832), сәнгать магистры[d] (1837) һәм доктор права[d]
Милләт инглиз

Чарльз Ро́берт Да́рвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел — 19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, галим, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.

Тәрҗемәи хәле

Балачак еллары һәм үсмерлек чоры

Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.

Чарльзның әтисе Роберт Дарвин.

Эдинбургта яшәү чоры (1825 – 1827)

Эдинбург университетында медицина өйрәнә. Уку дәверендә ул медицина фәнен кызыксыз дип таба һәм аны өйрәнүне ташлап, Джон Эдмонстоуннан таксмердия өйрәнә башлый. Монда ул биология өлкәсендә үзенең беренче ачышларын ясый.

Кембриджта яшәү чоры (1828 – 1831)

Улының медицинаны өйрәнүен ташлаганын белеп алган атасы аңа Кембридждагы христиан колледжына керергә һәм Англикан чиркәве рухание дәрәҗәсен алырга тәкъдим итә. Дарвинның үз сүзләре буенча, Эдинбургта уздырылган көннәрдә анда чиркәү тәгълиматында шикләнүләр туа. Ләкин ул шулай да имтиханнарга әзерләнә һәм 1828 елның башында Кембриджка керә.

Чарльз бик тырышып укымый һәм вакытын ауда, атта йөрүдә һ.б. шөгыльләрдә үткәрә. Аның туганы Уильям Фокс аны энтомология һәм бөҗәкләр җыю белән шөгыльләнүче кешеләр белән таныштыра. Нәтиҗәдә Дарвинда коңгызлар җыюга карата дәрт уяна.

Ул Джон Стивенс Генслоу исемле ботаника профессоры белән таныша һәм аның якын дусты, эшен дәвам итүчесе булып китә. Шушы танышуы бәрабәренә ул башка күренекле натуралист-галимнәр белән дә танышу һәм аралашу мөмкинлегенә ия була.

Джон Стивенс Генслоу Дарвинны Көньяк Америка ярларын өйрәнергә чыгучы «Бигль» корабына түләүсез булган натуралист вазифасына тәкъдим итә.

«Бигль» корабында сәяхәт (1831-1836)

Шулай ук карагыз