Эчтәлеккә күчү

Мьянма

Мегавики проектыннан
Мьянма
Байрак
Илтамга
Шигарь Let the journey begin Edit this on Wikidata
Башкала Нейпьидо
Халык саны 53 370 609 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 4 гыйнвар 1948 Edit this on Wikidata
Рәсми тел Бирма теле
География
Мәйдан 676,577.2 км²
Координатлар 22°N 96°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Мьин Шве
Хөкүмәт башлыгы Мин Аун Хлайн
Икътисад
Акча берәмлеге кьят
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
КПҮИ 0.585 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[3]
Телефон коды +95
ISO 3166-1 коды MM
ХОК коды MYA
Интернет домены .mm


Мьянма (бирм. မြန်မာပြည်), Мьянма Җөмһүрият Берлеге (бирм. ပြည်ထောင်စုမြန်မာနိုင်ငံတော်‌ ; 1989 елга кадәр – Бирма, Бирма Берлеге) – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Һинд-кытай ярымутравының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт.

Атама

Атамасы латыйн имлясында Burma дип языла. «Мьянма» сүзе исә «Җитез», «Көчле» дигәнне аңлата һәм «Мья» сүзенә аваздаш булып тора (анысы «зөбәрҗәт» дигән сүз). «Бирма» атамасы илдә популяр түгел

2010 елның октябрендә Мьянма ил атамасын «Мьянма Берлеге»ннән «Мьянма Җөмһүрият Берлеге»нә үзгәртә, шулай ук дәүләт байрагы һәм дәүләт гербы (туграсы) да үзгәртелә.

Башкала

2005 елның 6 ноябренә кадәр илнең башкаласы Янгон булган. 7 ноябрьдә илнең министрлыклары һәм ведомстволары яңа башкала ― Нейпьидо шәһәренә күченә башлый. Башкаланы күчерүнең сәбәпләре ачык билгеле түгел. Бер версия буенча, илнең үзәгендә урнашкан булу яңа башкаланы диңгездән һөҗүм итүдән саклый ала. Шулай ук яңа башкала милли азчылыклар яшәүче төбәкләргә якын урнашкан һәм аларны контрольдә тоту өчен уңай шартлар барлыкка килгән [4].

География

Мьянма көнбатышта Һиндстан һәм Бангладеш, төньяк-көнчыгышта Кытай, көнчыгышта Лаос һәм көньяк-көнчыгышта Таиланд белән чиктәш. Илнең чикләрен Бенгалия култыгы һәм Моутама култыгы, Андаман диңгезе сулары юа.

Дин

Мьянма хөкүмәтенең рәсми сәясәте буенча, Мьянмадагы барлык этник, дини һәм тел төркемнәре дә тигез хокуклы. 2005 елда Мьянма диннәр эшләре министрлыгы «Дин иреге турында декларация» бастырган.

2014 елда диннәр:

АКШ Дәүләт департаментының дин иреге турындагы халыкара докладында әйтелгәнчә, 2006 елда илнең буддачылык тарафдары булмаган халкының саны исәпкә алу барышында нык киметеп күрсәтелгән[5].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр