Рәсүл Хәмзәтов
| Рәсүл Хәмзәтов | |
|---|---|
| авар. ХIамзатил Расул | |
| Файл:Расул Гамзатов.jpg | |
| Тулы исеме | Расул XIамзатов |
| Туган көне | 8 сентябрь 1923 (103 яшь) |
| Туган җире | Дагстан |
| Вафат көне | 3 ноябрь 2003[1] (80 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | шагыйрь, язучы, публицист |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | авар |
Рәсүл Хәмзәт улы Хәмзәтов (авар. Расул XIамзатов; 1923 елның 8 сентябре — 2003 елның 3 ноябре) — мәшһүр авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе. Дагстан АССР халык шагыйре. Сталин (1952) һәм Ленин (1963) премияләре лауреаты. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Рәсүл Хәмзәтов 1923 елның 8 сентябрендә Дагстан Республикасының Хунзах районына керүче Цада авылында халык шагыйре Гамзат Цадаса (1877-1951) гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Авар педучилищесын тәмамлый. 1941 елга кадәр авылда укытучы булып эшли, аннары — театрда режиссер ярдәмчесе буларак, газеталарда һәм радиода журналист буларак хезмәт күрсәтә. 1945 елдан 1950 елга кадәр Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
2003 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Үзәк клиник шифаханәдә вафат була. Махачкалада иске мөселман зиратында, Тарки-Тау тавы итәгендә, хатыны Патимат кабере янында җирләнгән.
Иҗат
Беренче шигырьләрен 1932 елда иҗат итә, 1937 елда басыла башлый. Авар телендә беренче китабы 93 елда чыга. Авар теленә классик һәм заманча әдәбиятны тәрҗемә итә, шулар арасында Пушкин, Лермонтов, Маяковский һәм Есенин.
Расул Гамзатовның күп шигырьләренә җырлар язылган.
Гаилә
Хатыны Патимат (2000 елда вафат), өч кызы һәм дүрт кыз оныгы.
Атасы 1951 елда вафат, анасы — 1965тә.
Ике олы абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Кече энесе Гаджи Хәмзәт улы Хәмзәтов — Россия фәннәр академиясе академигы.
Шулай ук карагыз
- ↑ Rassul Gamsatowitsch Gamsatow // Брокгауз энциклопедиясе (нем.) / Hrsg.: Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ, Wissen Media Verlag
- ↑ SELIBR — 2013.
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 8 сентябрь көнне туганнар
- 1923 елда туганнар
- Мегавики:Замандашлар биографиясе
- 3 ноябрь көнне вафат булганнар
- 2003 елда вафат булганнар
- Мегавики.Мәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр
- Мәскәүдә вафат булганнар
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- Социалистик Хезмәт Геройлары
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнүчеләр
- III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Ленин премиясе лауреатлары
- Сталин премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча тәрҗемәчеләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- ССРБ шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- ССРБ тәрҗемәчеләре
- ССРБ сәясәтчеләре
- Россия шагыйрьләре
- Россия язучылары
- Россия тәрҗемәчеләре
- Россия сәясәтчеләре
- Авар язучылары
- Авар шагыйрьләре
- Дагстан язучылары
- Дагстан шагыйрәләре