Эчтәлеккә күчү

Пиана

Мегавики проектыннан
Пиана
Тавсирлама
Озынлык 436 км
Бассейн 8060 км²
Су чыгымы күләме 25 м³/с
Су агымы
Су башы  
 • Географик координаталар 55°04′31″ с. ш. 45°49′58″ в. д.GЯO
Тамак Сура
 • Урнашкан Сеченово районы, Түбән Новгород өлкәсе
 • Географик координаталар 55°39′54″ с. ш. 45°55′07″ в. д.GЯO
Елганың авышлыгы 0,36 м/км
Урнашу урыны
Елгалар бассейны Ока

ГВРдагы коды 08010500412110000039357[1]
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Пиана — Русиянең Европа өлешендә, тулысы белән диярлек Түбән Новгород өлкәсе җиреннән, аз өлеше Мордовиядә ага торган елга. Сура елгасының сул кушылдыгы. Су озынлыгы 436 км, бассейн мәйданы 8060 км². Су башыннан тамагына кадәр 60 кына км. Уртача еллык су чыгымы — 25 м³/с. Бик борылмалы; бассейнында рельеф карст формасы. Түбән өлешендә кораблар узу өчен уңайлы.

Башы Сеченово районында, күрше Пилнә районында Сура елгасына суын коя.

Пиана елгасы су юлы зур җәя тәшкил итә. Елга ярты ягымын узып, кире якка юнәлә. Бу күренеш «водный перехват» дип атала. Элекке замада Пиана урынында ике елга була. Төньяк Сура елгасына койган, ә көньяк өлеше Вадок елгасы буенча Теша елгасына койган. Шул ике елганың субүләре бик тар була һәм әкренләр җимерелеп төшә. Нәтиҗәдә көньяк елга суы агымын үзгәртә һәм төньяк елгага кушыла.

  1. ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 10. Верхне-Волжский район / под ред. В. П. Шабан. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 528 с.