Эчтәлеккә күчү

Мачали (Каменка районы)

Мегавики проектыннан
Торак пункт
Мачали
53°08′19″ с. ш. 43°38′56″ в. д.GЯO
Ил
Район Каменка районы
Тарих һәм география
Сәгать кушагы MSD
Халык саны
Халык саны 912 кеше
Милли состав татарлар
Санлы идентификатор
Почта индекслары 442205
Башка мәгълүмат
Латин татар Maçali
Русча атама Мочалейка

mochschool.narod.ru
Показать/скрыть карты

Мачали (рус. Мочалейка) — Пенза өлкәсенең Каменка районындагы, Алтавылга керүче татар авылы.

Авылда 2004 елда 402 йортта 912 кеше яшәгән. 2011 елда 358 хуҗалыкта 809 кеше.

Тарихи белешмә

Авылны Арслан Полкаев нигезләгән авылдан чыккан рәшәтенлеләр нигезләгән. 1812 ел сугышында мачалилар батырлыклар күрсәткән. Аеруча Алтынбай Акҗигитов, Баюш Дәүләткилдиев. 1824 елда Александр I Пенза губернасына сәяхәт иткәндә, махсус Мачалида туктала. Аңа татар милли бәйгеләре күрсәтелә. Наполеонга каршы сугыш ветераннары Патша исеменә үтенечләрен җиткерәләр. Таләпләре шундый була: татар авыллары өчен аерым вулыс ясарга; Мачалида базар һәм башлангыч мәктәп ачарга. Чыннан да, 1826 елда Мачалида вулыс идарәсе ачыла. Аңа якын тирәдәге барлык татар авыллары, «Алтавыл» кертелә.[1]

Мачали мәктәбе

Инкыйлабка кадәр биредә вулыс үзәге, казна мәктәбе урнашкан була. 1912 елда ачылган мәктәптә 40 укучы белем алган. Рус телен укыткан өчен бер елдан соң мәктәпкә ут төртәләр. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Мачалида 5 мәктәп ачыла, урам саен бер, ул мәктәпләр чын мәгънәсендә мәктәпләр булмый, чөнки балаларны чиратлашып җыеп авыл йортларында укытканнар. Мачали вулысы беткәч, вулыс бинасын мәктәпкә тапшыралар. Күп еллар шул мәктәпкә якын тирәдәге татар авылларыннан урта белемне алу өчен укырга йөриләр. Классларда 30 дан артык бала укый. Кызганычка бүгенге көннәрдә мәктәптә балалар бик азайды, чынында сүз тора ничек мәктәпне һәм авылны саклап калу турында.[2]

Мачали халкык, алтавылдагы башка авыллар белән бергәләп, болгар токымлы булып санала. Бу авыллар: Кыти иле, Рәшәтен, Мачали, Кикино, Кабылкин, Тәләтен.

Танылган шәхесләр

Заманында Мачали мәдрәсәсендә беренче татар романчысы Муса Акъегет укыган. Мачали мәктәбендә шагыйрь Хәсән Шабанов укыган.

Искәрмәләр

Чыганаклар