Эчтәлеккә күчү

Елга кондызы

Мегавики проектыннан
Елга кондызы
Международное научное название
Охранный статус МСОП югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
Относится к вики-проекту ВикиПроект Инвазив биология[d]
Изображение
Краткое имя или название C. fiber
Полученные награды
Логотип РУВИКИ.Медиа Елга кондызы РУВИКИ.Медиада

Елга кондызы (лат. Castor fiber) — кимерүчеләр отрядыннан коңгырт сары төстәге кыйммәтле мех бирә торган җир-су җәнлеге. Безнең республикада иң эре кимерүчеләрнең берсе. Кондызның авырлыгы 30 кг га җитә. Ул акрын агымлы, яр буйлары агачлы урман инешләрендә тереклек итә.

Кондызлар зур булмаган төркемнәр булып яшиләр, чыбык-чабыктан һәм сынган агач кәүсәләреннән чатыр ясыйлар, оялар казыйлар. Яшәгән урыннарында кондызлар буа буалар, шуның белән суның биеклеге күтәрелә һәм чагыштырмача даими саклана. Үз территориясен мускус биздә сакланган агынты белән билгели.

Алар суда яшәүгә яхшы җайлашканнар. Кондызның йоны суга чыланмавы, арт аякларында йөзү ярылары һәм тәңкәләр белән капланган койрыгы — болар барысы да аңа суда яхшы йөзәргә һәм чумарга булышлык итә.

Кондыз өне

Кондызның борын һәм колак тишекләре суда ябыла, ә иреннәре кискеч тешләре артында йомыла, шуңа күрә ул азыкны су астында таба ала.

Кондызлар «эше» эзләре

Беренче тапкыр Азиядә пәйда була, ташка әверелгән кондызлар эоцен чоры белән билгеләнәләр. Кондызларның юкка чыккан иң тәэсирле үрнәкләре – плейстоцен заманында Себердә яшәгән Trogontherium cuvieri һәм Төньяк Америкада яшәгән Castoroides ohioensis. Соңгысы буйга 2,75 м, авырлыкка 350 кг җиткән.

Кондыз буасы, Йеллоустон паркы.

XIX гасырда кондыз үзенең кыйммәтле мехы аркасында күп урыннарда аулап бетерелә. 1949 һәм 1962 елларда кондызларны, Воронеж тыюлыгыннан алып килеп, Каманың түбән агымына җибәрәләр. Хәзерге вакытта алар бөтен республика буйлап таралды һәм Татарстанның күп районнарында очрый.

Шулай ук карагыз

Чыганак

  1. ↑ Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2000.
  2. ↑ Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, (not translated to en) — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.