Эчтәлеккә күчү

Имезүчеләр

Мегавики проектыннан
Имезүчеләр
Дата начала 160000меңъеллык безнең эрага кадәр
Международное научное название
Изучается в тириялугия[d]
Коллаж
Логотип РУВИКИ.Медиа Имезүчеләр РУВИКИ.Медиада

Имезүчеләр (лат. Mammalia) — эволюцион яктан умырткалыларның иң югары төзелешле сыйныфы. Бу — югары нерв системасының, аеруча зур ярымшарлар кабыгы алгы ми бүлегендә көчле үсеш алуында, тереләй тудыруда һәм балаларын сөт белән туендыруда, газлар алмашы өчен иң зур өслеккә ия альвеолалы үпкәләр барлыкка килү, җылы канлы булуларында чагыла. Болар барысы да имезүчеләргә төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Имезүчеләрнең тышкы билгеләре аларны башка класс вәкилләреннән аерып тора. Мондый билгеләрнең иң мөһиме — йон капламы. Ул аз санлы вәкилләрендә генә (кит, морж һәм башка су хайваннарында, коры җирдә яшәүчеләрдән бегемотта гына) булмый. Имезүчеләрнең тиресендә күп төрле бизләр: май, тир, яшь, ис, сөт бизләре бар. Имезүчеләрнең теш төзелеше дә аларны башкалардан аерып тора. Беренчедән, аларның кискеч, казык һәм урт тешләре була, ә икенчедән, алар казналыктагы ояларда — альвеолаларда утыралар. Имезүче җәнлекләр төрле азык белән тукланалар. Теш системасының төзелеше һәм тешләрнең теге яки бу типларының үсеше туклану характерына бәйле. Мәсәлән, ерткыч имезүчеләрнең (бүре, юлбарыс, сусар һ. б.) казык тешләре яхшы үскән, кимерүчеләрнең (тиен, байбак, тычкан һ. б.) — кискеч тешләре, үлән белән тукланучыларның (кәҗә, антилопа, болан һ. б.) урт тешләре нык үсеш алган.[3]

Төрле исәпләүләр буенча дөньяда биш меңнән алып 5416 га кадәр имезүче төре бар дип санала. Имезүчеләрнең төрле ландшафтларга таралган төрләре табигатьтә мөһим роль уйный. Имезүчеләрне териология фәне өйрәнә.

Имезүчеләр ике ассыйныфка бүленә: Беренчел җәнлекләр (Клоакалылар, яки Берьюллылар һәм Чын җәнлекләр (Сумкалылар һәм Плаценталылар).

Искәрмәләр

  1. ↑ Wilson D. E., (not translated to tt) Class Mammalia Linnaeus, 1758 // (unknown type) — С. 56–60.
  2. ↑ Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, (not translated to en) — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. ↑ Рәхимов И.И., Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит181, archived from the original on 2012-04-27, retrieved 2013-05-21