Иж елгасы
Күренеш
| Иж елгасы | ||
|---|---|---|
| рус. Иж | ||
| Тавсирлама | ||
| Озынлык | 226 км | |
| Су чыгымы күләме | 587 м³/с | |
| Су агымы | ||
| Су башы | Удмурт Республикасы | |
| Тамак | Кама | |
| • Географик координаталар | ||
| ГВРдагы коды | 10010101212111100026890[1] | |
| ГКГНдагы номеры | 0190429 | |
|
|
||
| Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар | ||
Иж (лат. тат. İj, рус. Иж) елгасы, Каманың уң кушылдыгы. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы Гөлширмә аланы (Әгерҗе районы) янында. Озынлыгы 226 км (Татарстанда 97 км), бассейнының мәйданы 8478 км². Республикада төп кушылдыклары: Әгерҗе, Чаж, Көтмәс, Барҗы елгалары. Суның уртача еллык чыгымы 587 м³/с (1979). Суның иң аз вакытындагы минеральләшүе 300—500 мг/л. Минераль су чыганаклары бар. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978). Иж буйларында Әгерҗе һәм Удмурт Республикасының башкаласы Ижау урнашканнар.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.