Эчтәлеккә күчү

Рене Декарт

Мегавики проектыннан
фр. René Descartes
лат. Renatus Cartesius
Илтамга
Гражданство
Дети Franccine Descartés[d]
Научный руководитель Исаак Бекман[d][1] һәм Голиус, Якобус[d][1]
Место погребения
Место активности Ла-Флеш[4], Пуатье[4] һәм Стокгольм[4]
Область деятельности фәлсәфә[4], метафизика[d], гносеология[4], математика[4], механика, Картезианство[d][4], рационализм[4], физика[4], оптика[4], музыка теориясе[d][4] һәм аваз[d][4]
Пол или гендер ир-ат[5][6]
Место смерти
Оказали влияние Әфләтүн, Аристотель, Ансельм Кентерберийский[d], Фома Аквинский, Уильям Оккам[d], Суарес, Франсиско[d] һәм Марен Мерсенн[d]
Род занятий фәлсәфәче, математик, музыка белгече, физик, астроном, музыка теоретигы, корреспондент, создатель автоматов, хәрби хезмәткәр, язучы
Родной язык француз теле
Язык письменных произведений француз теле
Причина смерти пневмония[2]
Место рождения
Участник организации или коллектива Франция фәннәр академиясе[d]
Дата рождения 31 март 1596(1596-03-31)[7][9][…]
Дата смерти 11 февраль 1650(1650-02-11)[7][9][…] (53 яшь)
Внебрачный партнёр Q97000240?
Мать Jeanne Brochard[d][10]
Ученики Gilles-François Boulduc[d] һәм René Fédé[d]
Отец Joachim Descartes[d]
Учебное заведение
Собрание работ Geldersch Landschap en Kasteelen[d][11], Амстердам шәһәр музее[d][12] һәм Музей Лакенхаль[d]
Изображение
Подпись
Шаблон автора на Викискладе René Descartes
Школа (движение) рационализм
Брат/сестра Q3384718?
Логотип РУВИКИ.Медиа Рене Декарт РУВИКИ.Медиада

Рене́ Дека́рт (фр. René Descartes) — француз математигы, фәлсәфәче, физик һәм физиолог, аналитик геометрияне нигезләүче.

Декарт Франциянең Лаэ дигән шәһәрендә дворян гаиләсендә туа. Белемне иезуитлар мәктәбендә ала һәм хәрби хезмәт үти. Берничә елын сәяхәттә уздырганнан соң, Нидерландлар корольлегенә күченә. Шунда ул үзенең иң танылган гыйльми хезмәтләрен иҗат итә.

Эшчәнлек

Рене Декарт, физика, математика һәм космология фәннәре өлкәсендә шөгыльләнеп, үзен зур галим итеп таныта. Бу фәннәр буенча ул өр-яңа фикерләр әйтә.

Математика

Декарт аналитик геометриягә нигез сала.

Космология

Декартның космология буенча әйткән фикерләре бик әһәмиятле. Ул, Коперникның карашларына кушылып, Кояш системасының ничек килеп чыгуы турында язып чыга.

Фәлсәфә

Декартның материя турындагы карашлары шактый каршылыклы. Материяне ул сузылган аралык рәвешендә генә аңлый. Аның сыйфатлары: озынлык, киңлек һәм биеклек. Материя, Декартның карашынча, матдәгә кайтып калмый, дөресрәге, ул матдә түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, сузылган аралык. Аның чиге юк, ул чиксез бүленүгә дә дучар (аның бу фикере Демокритның атом теориясен инкяр итә).

Декарт хәрәкәтне Ньютонча аңлатырга тырыша, ягъни хәрәкәт материянең әүвәлдән үк булган сыйфаты түгел. Материяне хәрәкәткә китерү өчен, янәсе, ниндидер этәрүче көч кирәк булган. Гомумән, материя белән хәрәкәт берлек-тәге күренешләр түгел, дип санау механистик материализмга характерлы хасият.

Декартча, җан белән тән аерым җисемнәр. Хайван җан дигән нәрсәдән мәхрүм, ә кешегә ул Аллаһ тарафыннан бирелгән. Декарт танып белү теориясенә үзенчәлекле карашларын өсти. Декартны агностиклар рәтенә кертеп карау дөрес булмас иде. Ләкин ул бар нәрсәне белү дигән карашны икеләнебрәк бәяли. Декарт заманында, бигрәк тә аңардан соң, танып белүдә скептицизм, агностицизм көч җыя башлаган була. Бу, аеруча, Юм фәлсәфәсендә урын таба. Ул, — дөнья турындагы бар-лык белемнәрне шиккә куеп: «Мин хәтта үзем турында да — яшимме яисә яшәмимме — берни дә әйтә алмыйм»,— дигән булган. Декарт бу мәсьәләне (Юмга хәтле үк инде) башкача чишә алган. «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» дигән фәнни гыйбарә калдырган.

Декартлар заманында танып белү теориясе өлкәсендә ике капма-каршы концепция барлыкка килә: сенсуализм һәм рационализм. Әгәр дә сенсуализмны башлап җибәрүче Джон Локк дип карасалар, рационализм башында Декарт торган, дип санала. Әгәр дә сенсуализм өчен индуктив методны абсолютлау хас булса, рационализм өчен дедуктив методны алга кую характерлы. Декартның рационализмга тартымлы булуын аңлау читен түгел, чөнки ул математик булган.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  2. ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Renatus Cartesius (шевит.) — 1917.
  3. ↑ 3,0 3,1 3,2 https://www.lexpress.fr/culture/art/mais-ou-etait-passee-la-tete-de-descartes_1726031.html
  4. ↑ 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 Чешская национальная авторитетная база данных
  5. ↑ Record #41838958 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  6. ↑ BeWeB
  7. ↑ 7,0 7,1 7,2 W. W.; X. Descartes, René (ингл.) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York City, Cambridge: University Press, 1911. — Vol. 8. — P. 79—90.
  8. ↑ Декарт Рене // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  9. ↑ 9,0 9,1 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
  10. ↑ (not translated to en) Genealogics (ингл.) — 2003.
  11. ↑ Méditations métaphysiques
  12. ↑ Discours de la méthode pour bien conduire sa raison & chercher la vérité dans les sciences

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз