Гали Хуҗиев
| Гали Хуҗиев | |
|---|---|
| Туган көне | 17 октябрь 1912 (114 яшь) |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 13 октябрь 1966 (53 яшь) |
| Эшчәнлеге | шагыйрь |
| Бүләк һәм премияләре | |
Гали Хуҗи 1912 елның 17 октябрендә хәзерге Татарстанның Апас районы Карамасар авылында туа. 1937—1941 елларда, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының кичке бүлегендә укый, 1932-1934 елларда «Кызылармеец» газетасында — әдәби хезмәткәр, 1934 елдан — «Яшь ленинчы» газетасының җаваплы сәркатибе, соңрак редактор урынбасары һәм редакторы була. Үзе теләп сугышка китә һәм фронт газетасында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.
Гали Хуҗи әдәбиятка утызынчы елларда килә. Аның «Шатлык» исемле беренче шигъри җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шуннан соң дистәләрчә китаплары («Яшьлек тавышы», «Комсомолка», «Сабан тургайлары», «Зоя», «Туган җир», «Чын күңелдән», «Мин сөям сезне, дуслар!», «Кояшлы иртә», «Идел хикәясе» һ.б.) дөнья күрә.
Шагыйрь 1966 елның 13 октябрендә вафат була.
Сылтамалар
- Белем.ру 2016 елның 16 август көнендә архивланган.
- Сагыну балладасы(үле сылтама)
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 17 октябрь көнне туганнар
- 1912 елда туганнар
- Апас районында туганнар
- 13 октябрь көнне вафат булганнар
- 1966 елда вафат булганнар
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Берлинны алу өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Праганы азат иткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча журналистлар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- РУВИКИ:Рәсемнәрсез мәкаләләр
- Татар шагыйрьләре
- Шәхесләр:Апас районы