Алтай таулары
Күренеш
| Мәйдан | 741 569 км² |
|---|---|
| Озынлык | 1833 км |
| Киңлек | 1182 км |
| Иң биек түбәсе | Белуха |
| Иң биек ноктасы | 4506 м [1] |
Алтай таулары (каз. Алтай таулары, кыт. 阿尔泰山脉, монг. Алтайн нуруу) — Себердәге елгаларның тирән үзәнлекләре һәм тауара чокырлар белән аерылган тауларның катлаулы системасы.
Таулар Россия, Монголия, Кытай һәм Казакъстан чикләрендә урнашкан.
Алтай, Катун тыюлыклары һәм Укок яссы таулыгы бергәләп ЮНЕСКОның «Алтай — Алтын таулар» Дөньякүләм мирасын тәшкил итә.
Этимология
Алтай атамасын төрки һәм монгол телләрендәге алтын сүзе белән бәйлиләр. Шулай ук аның ике төрки сүздән — ала, ула (чуар мәгънәсендә) һәм тау сүзләреннән килеп чыккан дигән фикер бар.
-
Белуха (шулай ук Үч Сумер), Алтай Республикасы
-
Көнчыгыш Казакъстан
-
Көнчыгыш Казакъстан
-
Маркакүл тыюлыгы, Көнчыгыш Казакъстан
-
Маркакүл, Көнчыгыш Казакъстан
-
Чуя елгасы
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |