Эчтәлеккә күчү

Исаак Ньютон

Мегавики проектыннан
Исаак Ньютон
ингл. Isaac Newton[1]
Исаак Ньютон
Исаак Ньютон
Тулы исеме Isaac Newton
Туган көне 4 гыйнвар 1643(1643-01-04)
Туган җире Вулсторп (Линкольншир)
Вафат көне 20 (31) март 1727[2][3][…] (84 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге физик, математик һәм астроном
Әтисе Исаак Ньютон[d][9][1][…]
Әнисе Hannah Ayscough[d][1][10]
Бүләк һәм премияләре
ритсер-бакалавр
Култамгасы Изображение автографа
Гыйльми исеме математиканың Лукас прафисыры[d][7]
Милләт инглиз

Сэр Исаа́к Нью́тон (ингл. Sir Isaac Newton, 1643 елның 4 гыйнвары – 1727 елның 31 марты) – инглиз физигы, математигы һәм астрономы. Классик физикага нигез салучылардан берсе.

Ньютонның тормышы туганнан алып вафатына кадәр тулаем очраклылыкларга бай булган, алар исә закончалыкларга һәм логик ачышларга китергән дип санала. Бөтен дөнья галимнәре бүген дә Ньютон-Лейбниц теоремасын, Ньютонның үзлелек законын, Ньютонның беренче, икенче, өченче законнарын, интерполяцион формулаларын файдалана, ә Ньютонның бөтендөнья тартылу законы турында әйтеп тормасак да була. Алмагачтан өзелеп төшкән алма Ньютонны җисемнәрнең ирекле төшүе турында фикер йөртергә этәргән дигәннәрендә, чыннан да, хаклык бар, дип искәртә Calend.ru.

Астрономиягә кертеме

Күп еллар дәвамында җисемнәрнең, аерым алганда, Айның Җир тирәли һәм планеталарның Кояш тирәли хәрәкәтен өйрәнеп, Ньютон үтә дә кыю фикергә килә: “Галәмдәге барлык җисемнәр үзара бер-берсенә тартылалар”, - ди ул. Теләсә нинди ике җисем үзләренең массаларына туры пропорциональ һәм алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ көч белән бер - берсенә тартылалар.

Ньютонның төп ачышы – җисемнәрнең үзара тартылуы турындагы даһи фаразларында гына түгел, ул әлеге үзара тәэсирләрнең законын, дөресрәге, ике җисем арасындагы гравитация көчен исәпләү формуласын чыгаруга ирешә.

Хәтер

Ньютон тарафыннан эшкәртелгән закончалыклар, теорияләр соңгы гасырлар дәвамында сизелерлек тулыландырылса да, галимнәр, тикшеренүчеләр, студентлар һәм аспирантлар, гомумән, фән һәм экспериментлар белән кызыксынучылар ел да 4 гыйнварда Ньютон көнен – бөек инглиз галиме туган көнне билгеләп үтә. Бу көнне Ньютонның Лондондагы Вестминстер аббатлыгында урнашкан каберенә кешеләр күпләп килә.[11]

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз