Эчтәлеккә күчү

Индира Ганди

Мегавики проектыннан
Индира Ганди
һинди इन्दिरा प्रियदर्शिनी गान्धी
Тулы исеме Индира Приядаршини Ганди
һинди इन्दिरा प्रियदर्शिनी गान्धी
Туган көне 19 ноябрь 1917(1917-11-19) (108 яшь)
Туган җире Аллаһабад, Уттар-Прадеш, Британия Һиндстаны
Вафат көне 31 октябрь 1984(1984-10-31)[1][2][…] (66 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, язучы
Әтисе Cavaharlal Neru
Әнисе Камала Неру[d]
Тормыш иптәше Фероз Ганди[d]
Балалары Раджив Ганди[d] һәм Санджай Ганди[d]
Бүләк һәм премияләре
Култамгасы Изображение автографа
Махатма Ганди белән, 1930-еллар.

Инди́ра Приядарши́ни Га́нди (һинди इन्दिरा प्रियदर्शिनी गान्धी; 1917 елның 19 ноябре — 1984 елның 31 октябре) — Һиндстан сәясәтчесе, 1966—1977 һәм 1980—1984 елларда Һиндстанның премьер-министры. Җаваһарлал Неруның кызы, Раҗив һәм Санҗайның әнисе.

1917 елда Аллаһабад шәһәрендә дөньяга килә. Швейцария, Англия һәм Һиндстанның уку йортларында белем ала. 1955 елда әтисе белән бергә Артекка булып китә. Гаиләсе Һиндстан бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша.

1966 елда Һиндстан премьер-министры булып сайлана. Дәүләтләштерү сәясәтен үткәрә.

1984 елда үз тән сакчылары (Сатван Сингх, Балбар һәм Кехару Сингх) тарафыннан үтерелә, үтерүчеләр сикх нәселеннән булган. Индира Гандиның гәүдәсеннән 20 пуля алына. Аның мәете Җамна елгасының ярында яндырылган, калган көл Гималаи (Һималай) тауларында таратылган.

Сылтамалар

  1. ↑ Indira Gandhi // FemBio database (нем.)
  2. ↑ Indira Gándhí // Нәфис сәнгать архивы — 2003.