Эчтәлеккә күчү

Габдел-Латыйф (Казан ханы)

Мегавики проектыннан
Габдел-Латыйф
Тулы исеме عبداللطیف
Туган көне якынча 1475
Вафат көне 19 ноябрь 1517
Вафат булган җире
Эшчәнлеге сәясәтче, хан, гаскәри
Әтисе İbrahim xan
Әнисе Нур-Солтан (ханбикә)
Милләт татар

Габдел-Латыйф (иске тат. عبداللطیف‎) — Казан ханлыгы ханы (1497—1502), Ибраһим хан һәм Нурсолтанның улы.

1479 елда әнисе белән Кырымга күченә. 1490 елларда Иван III-гә хезмәткә Звенигород шәһәренә китә.

Казан аксөякләре ярдәмендә 1497 елда тәхеттә Мамык ханны алмаштыра. Башта Мәскәү тарафлы булган. Ләкин аннары соң бәйсез сәясәтне үткәрә башлагач, Мәскәү тарафыннан Белоозеро шәһәренә сөргенгә җибәрелә.

1508 елда сөргеннән Миңле I Гәрәй, Нурсолтан һәм Мәхмүт Гәрәй үтенече белән азат ителә. Юрьев-Польский шәһәре белән идарә итә башлый. Кырым татарларының һөҗүменә ярдәм иткәне өчен җирләреннән мәхрүм була.

1516 елда, Мөхәммәт-Әмин авырып киткәч, Казаннан килгән делегация (Шаһ Хөсәен, Шаһ Йосыф, Бозек) Габдел-Латыйфны азат итеп, Казанга кайтарырга таләп итә. Рус хөкүмәте аны тәхет варисы дип таный, ләкин Казанга җибәрмичә, аңа Кашир шәһәренең идарәчесе булып куялар.

1517 елның 19 ноябрендә билгесез сәбәпле вафат була.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар